news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Генераль консулы Мамадышта чанада шуарга җыена

«SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивалендә Төркия заводлары командалары катнашачак.

Төркиянең Генераль консулы Мамадышта чанада шуарга җыена
«Татар-информ» архивы

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» бөтенроссия фестивалендә катнаша һәм таудан чанада шуып төшәчәк.

«Төркия Генераль консулы булачак. Ул таудан чанада шуып төшәчәк. Ул инде икенче тапкыр катнаша. Узган ел ул мактаулы кунаклар арасында иде һәм аңа бик ошады. Шулай итеп, без әле халыкара мөнәсәбәтләрне дә үстерәбез», - дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының вакыйгалар туризмы советы» оешмасы генераль директоры Эльмира Әхмәтова.

Спикер быел фестивальдә катнашучылар арасында Татарстан территориясендә эшли торган Төркия заводлары командалары булачак, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100