news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәхимов Хөкүмәтеннән булган түрә Уфада татар мәктәпләре санын арттырырга чакырды

Башкортстан башкаласында татар мәктәпләре башкортларныкыннан ким булмаска тиеш, дип саный блогер Артур Иделбаев.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Мортаза Рәхимов Хөкүмәтеннән булган башкорт чиновнигы, блогер Артур Иделбаев Уфада татар мәктәпләрен күбрәк ачарга чакырды.

«Татарлар күпләп яшәгән районнарда һәм шәһәрләрдә татар гимназияләре ачылса, республика [Башкортстан] отар гына иде. Ә Уфада алар башкортларныкыннан ким булмаска тиеш», - ди ул «Миллиард.татар» порталындагы колонкада.

Иделбаев Нефтекамскида (Башкортстан) «Белем» татар күптелле белем бирү мәктәбе ачылуны яхшы алым дип саный. Аның сүзләренчә, бер үк вакытта янәшә яшәүче татарларны бәхетле итмичә, башкортларны бәхетле итеп булмый. «Мин кайчан да булса татар гимназияләре ачыла башлар дип ышанам. Мондый көн, һичшиксез, киләчәк», - дип инана ул.

Әйтергә кирәк, Иделбаев - башкорт яшьләре берлегенә нигез салучыларның берсе. Бүген ул төбәктә туризмны үстерә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Нефтекамскида (Башкортстан) татар телен тирәнтен өйрәнүле 400 урынга исәпләнгән «Белем» күптелле белем бирү мәктәбе ачылды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга төбәктә 14 күптелле белем бирү мәктәбе ачылачак, анда балалар сыйфатлы белем алачак, телләр өйрәнәчәк һәм өстәмә күнекмәләр алачак, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100