news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә туып үскән Равил Сабыр Россия бүләгенә лаек булды

«Татнефть»нең ул җитәкләгән «Нефтяные вести» корпоратив газетасы «МедиаТЭК» бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булды.

Минзәләдә туып үскән Равил Сабыр Россия бүләгенә лаек булды
http://menzela.ru

(Минзәлә, 5 февраль, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илдус Шаһиев). Равил Сабыр Россия бүләгенә лаек булды. «Татнефть»нең ул җитәкләгән «Нефтяные вести» корпоратив газетасы «МедиаТЭК» бөтенроссия конкурсында икенче урынга лаек булды.

Әлеге конкусның бик дәрәҗәле икәнен күрсәтү өчен бер генә факт китерәбез: Россиянең Энергетика министрлыгы үткәргән конкурсның экспертлар советын Россия Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков җитәкли.

Равил Сабыр бу газетада биш ел эшли инде. Ул тамашачы күңеленә кереп калырлык пьесалар язган Татарстанның талантлы драматургларының берсе.


news_right_1
news_right_2
news_bot