news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алуны сентябрьгә күчерделәр

Сентябрьгә илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның апреленнән сентябрь аена күчерү турында карар кабул итте, бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

РИА Новости Росстатка сылтама белән хәбәр итүенчә, Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелә. 

Росстат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, сентябрьгә илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә. «Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның сентябре иң куркынычсыз чор булып, Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен "мөмкинлекләр тәрәзәсе" буларак карала», - диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100