news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы авыл клубында тарих почмагы булдырылган

Авыл клубы базасында мәдәният хезмәткәрләренең гамәли семинары узды.

Аксубай районы авыл клубында тарих почмагы булдырылган
Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубы архивыннан.

(Аксубай, 5 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубында «Чуаш өе — үз тамырларыңны истә тотып яшә» дигән музей-күргәзмә экспозициясе ачылды.

Күргәзмә — авыл, крестьяннарның мәдәниятен һәм көнкүрешен үзенә туплаган борынгы почмак. Авыл өендә безнең ата-бабаларыбызны әйләндереп алган, аерым эшләрне башкаруда, кечкенә балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткән борынгы әйберләр аша узган гасырларның чуаш гаиләләре тормышы күрсәтелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Монда хуҗабикәләр кием тегү өчен тукыма тукый торган станокны да, май язу җайланмасын да, бау ишү өчен кулланылган боргычны да һәм гасырлар аша безнең көннәргә кадәр сакланып калган башка бик күп әйберләрне үз кулларың белән тотып карарга мөмкин.

Авыл клубы базасында мәдәният хезмәткәрләренең гамәли семинары узды. Хезмәттәшләр күргәзмә оештыру буенча авыл клубы методисты Ирина Артемьева эшчәнлегенә һәм клуб берләшмәләре катнашучыларының бердәм эшенә югары бәя бирделәр.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100