news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М7 автоюлының Чаллыны урап уза торган участогын 2021 елда төзү планлаштырыла

Киләсе елда 90 км чамасы озынлыктагы юл проекты тәмамланачак.

М7 автоюлының Чаллыны урап уза торган участогын 2021 елда төзү планлаштырыла
Султан Исхаков

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Татарстанда М7 автомобиль юлының Чаллы шәһәрен урап уза торган 90 км озынлыктагы өлешен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы урынбасары Сергей Автономов белдерде.

«Хәзер Чаллыны урап узу юлы проекты эшләнә. Юлны 2021 елда төзеп бетерү планлаштырылган, быел ук төзелеш башларга планлаштырабыз», — дип сөйләде спикер.

Автоюлның яңа участогы Татарстанның Мамадыш, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша узачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, М7 юлының Чаллыны урап уза торган участогы BIМ-технологияләр ярдәмендә төзеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot