news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы интернет-кибетләрдән медицина битлекләрен ун тапкыр ешрак ала башлаган

Гыйнвар башына куллар өчен антисептиклар сату 30 процентка арткан.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). 2020 елның гыйнварында интернет-кибетләрдә медицина битлекләрен сату ун тапкыр арткан. Моның сәбәбе - Кытайда таралган яңа коронавирустан курку. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ozon матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Медицина битлекләрен сату Казанда 20 гыйнвардан башлап арта башлады һәм 2 атна эчендә 10 тапкыр артты. Әгәр дә көзге-кышкы сезонда зур шәһәрләрдән килгән онлайн-кулланучылар көн саен берничә дистә битлек сатып алган булса, хәзер берничә йөз битлек сатып алалар», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Wildberries компаниясендә шулай ук саклау чараларына сорау артуын билгеләп үттеләр. Интернет-кибет клиентлары 22 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 2019 елның декабренә караганда дүрт тапкыр күбрәк медицина битлекләрен сатып алган. Моннан тыш, гыйнвар башына куллар өчен антисептиклар сату 30 процентка арткан. Казанлылардан тыш, мондый товарларга Мәскәү төбәге һәм Санкт-Петербург халкы активрак заказ бирә.

Кытай товарларына бәйле кыенлыкларга карамастан, зур интернет-кибетләрдә хәзерге вакытта бернинди проблемалар да күзәтелми, дип билгеләп үттеләр.

«Гыйнварның 20нче числоларында ихтыяҗ берникадәр кимеде, ә пик вакытында — фаразланган көндезге күрсәткечләрдән 35 процентка ким. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы посылкаларның куркынычсыз булуын раслаганнан соң (һәм без бу мәгълүматны сатып алучыларга җиткергән идек), ихтыяҗ нормаль күрсәткечләргә ирешә башлады»,-дип ышандырдылар Joom матбугат хезмәтендә.

Компаниядә шулай ук хәзерге вакытта Уханьдагы карантин зонасыннан товарлар китерү генә чикләнде, дип тә өстәделәр. Заказларны гамәлдән чыгарып, сатып алучыларга акчаны кире кайтарганнар.

«Кытайдан товарлар сатып алудан баш тартырга кирәкми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Роспотребнадзор һәм башка сәламәтлек саклау һәм эпидемиология оешмалары вирусны почта аша тапшыру куркынычы юк дип раслады, чөнки вирус озак вакыт дәвамында ясалма өслектә һәм температура үзгәргәндә исән калырга сәләтле түгел», — дип йомгаклады Joom.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100