news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының элекке рәисе Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды

Ул 1991-1995 нче елларда Татарстан Республикасының вице-президенты, ә 1995-1998 елларда ТР Дәүләт Советының рәисе булган шәхес.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казанда 1991-1995 нче елларда Татарстан Республикасының вице-президенты, ә 1995-1998 елларда ТР Дәүләт Советының рәисе булган Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советының хәзерге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Без барыбыз да республикабызның үсеше өчен көрәшәбез. Әмма Василий Лихачев бу планда үзенчәлекле иде. Мемориаль такта ачу ул - зур дәрәҗә. Василий Лихачев бик укымышлы кеше иде. Без аның белән бергә эшләдек, мин шәхсән аның үзе белән дә, аның гаиләсе белән күптән таныш. Аларга зур рәхмәт әйтергә кирәк», - диде Шәймиев.

Мемориаль тактаны Василий Лихачевның туган көнендә ачтылар. Гыйнвар салкынына карамастан, тантанага Татарстанның күп кенә дәүләт эшлеклеләре, аның хезмәттәшләре һәм туганнары җыелды. Алар мәртәбәле кунаклар белән бергә ТР Дәүләт Советының беренче рәисе истәлегенә мемориалга чәчәкләр салды.

«Без бик истәлекле вакыйга — Василий Лихачевның: зур дипломат, галим, җәмәгать эшлеклесе һәм үз иленә һәм Татарстанга тугрылыклы хезмәт иткән гражданинның туган көнендә җыелдык. Аннан башка республикабызның хәзерге тарихын күз алдына китерүе кыен, ул аның елъязмасы битләрендә якты эз калдырды. Ул эшчән, югары профессиональ һәм зыялы кеше иде. Аның уникаль сәяси биографиясе шуның турында сөйли», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклап үткәнчә, Василий Лихачев Татарстанда парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән, шулай ук беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы формалашуның башында торган һәм аны республиканың сәяси тормышы катлаулы чорында җитәкләгән.

Василий Лихачев 2019 елда озак авырудан соң вафат булды. Мемориаль тактаны ачу тантанасында аның кызы һәм хатыны Наилә Лихачева катнашты.

«Мин аны 70 нче еллардан бирле беләм. Без бер төркемдә укыдык. Барыннан да бигрәк, аның беркайчан да үчле кеше булмавы хәтеремдә калды. Ул һәрвакыт, тыныч кына, үз фикерләрен ахырына кадәр җиткерде. Василий Лихачев күп кешеләр белән дус булды. Ул кыска, әмма бик төрле тормыш кичерде. Һәм Аллага шөкер, аның истәлеге сакланып калды, һәм күп кенә кешеләр аны хәтерли», — диде Наилә Лихачева.

Мемориаль такта Чехов урамы, 53 адресы буенча урнашкан йортта урнаштырылды. Анда Василий Лихачев гаиләсе белән 1993 елдан 1998 елга кадәр яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100