news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Биектау авылы турында тарихи китап чыкты

Китап 200 данәдә Сарапул типографиясендә басылган

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Яңа ел алдыннан гына Әгерҗе районының Биектау авылы турында «Бөек Себер юлында Биектау» дип аталган өр-яңа китап дөнья күрде.

Аның авторы — шушы авылда туып үскән, хәзер Мордывыйда яшәүче мәгариф ветераны Эльза Сибгатова.

Әдәби-документаль җыентыкта авылның бай тарихы тасвирлана.

«Ерак бабалары XVII гасырдан алып алпавыт Яушев, аннан соң Тәфкилевның крепостной крестьяннары булган, шушы авылда туып үскән, авылның аянычлы язмышын йөрәге аша үткәргән якташларымның истәлек-хатирәләре, архив һәм башка күп төрле документаль чыганакларга нигезләнеп язылды», — ди автор үзе бу хакта.

Китап 200 данәдә Сарапул типографиясендә басылган. Мондый тарихи бүләк өчен авыл халкы аның авторына ихлас рәхмәтле, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100