news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казан – Оренбург трассасының ике участогында светофор урнаштырачаклар

Җәяүлеләр кичүендә һәм автобус тукталышларына килү юлларында аварияләрне киметү юнәлешендә эш дәвам итә.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Казан – Оренбург автомобиль юлының 32нче чакрымында, Бимә һәм Тургай коттедж бистәләре янында, шулай ук Чистайны әйләнеп үтә торган юлда – әлеге трассаның 117нче чакрымында яңа светофорлар куелачак. Бу хакта «Волга-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Быел машина күп йөри торган юл чатларында светофор урнаштыру эшен дәвам итәчәкбез. Без җәяүлеләрнең үзләрен имин хис итүен телибез», - диде ведомство башлыгы.

Минһаҗев искәрткәнчә, федераль автомобиль юлларындагы торак пунктларда яшәүчеләргә уңайлы булсын, шулай ук җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмау өчен узган елда җәяүлеләр кичүе, автобус тукталышлары һәм аларга килү юлларында 7,8 чакрым озынлыгында электр линиясе үткәрелгән. «Сокуры авылы һәм Баулыда җәяүлеләр өчен чакыру төймәсе булган ике светофор куелды», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, транспорт агымнарын бүлү эше дәвам итәчәк. Әйтик, М7 трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогында 42,4 чакрымга якын барьер киртә, Кама күперендә һәм Казан – Оренбург трассасында Әлмәтне әйләнеп үтә торган юлда өстәмә рәвештә 7,7 чакрым озынлыгындагы шундый киртә урнаштырылачак.

«Программа 2020-2021 елларга исәпләнгән. Төп эшләр быел башкарылачак. Килешү төзелгән инде, нәтиҗәсен күрәчәкбез», - дип сүзен төгәлләде идарә башлыгы.

Узган елның 11 аенда Татарстан аша үтә торган федераль автомобиль юлларында 323 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 68 кеше үлгән, 457се төрле тән җәрәхәтләре алган. 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны – 12,5, аларда һәлак булучылар – 32, зыян күрүчеләр 13,9 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100