news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таксистлардан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабына зарланып була

Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.

«Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта, министрлыкның оператив хезмәтенә һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы оператив хезмәт телефоны: 8 (843) 291-91-91.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100