Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт оешмасы «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында бүләкләнде
«100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алса, икенче урында Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде.
(Әлмәт, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алса, икенче урында Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде.
«100 дән 250 мең кв.метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар» номинациясендә шәһәрнең «Жилбытсервис-М» оешмасы бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз