news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кукмара итекләре-2021» фестивалендә Саба районы командасы Гран при иясе булды

Фестивальдә алты команда көч сынашты.

«Кукмара итекләре-2021» фестивалендә Саба районы командасы Гран при иясе булды
Рамил Гали

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды. Фестивальдә Саба районы командасы беренче урынны яулады.

Киров өлкәсе, Мамадыш, Әлмәт, Саба, Кукмара районнары командалары һәм Кукмара аграр колледжы командасы өч этапта көч сынашты. Беренче этапта алар үзләре ясаган зур итек сыннарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап — иҗади, ә өченчесе спорт бәйгесе иде. Саба районы командасы Гран при иясе булды.

Кукмара районы командасы — «Иң иҗади команда», Мамадыш районы командасы — «Иң оригиналь фигура», Әлмәт районы командасы — «Тамашачы мәхәббәте», Киров өлкәсе командасы — «Иң спортив команда», Кукмара аграр колледж командасы — «Иң кадерле катнашучы» номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туристик индустрияне үстерү булеге җитәкчесе Анастасия Софьина командаларның әзерләнеп килүләрен ассызыклады. «Саба районы командасының җанатарлары бик актив булды. Һәр команданың әзерлектә булуы күренеп тора иде. Фестивальнең киләчәге бар, киләсе елларда катнашучылар саны артыр дип уйлыйм», — диде ул, жюри әгъзасы буларак.







Вятский райком вятко-полянского района кировской области. Мамадыш йолдызлары, Саба йолдызлары командасы, Әлмәт, аграр колледж, кукморский муниц район.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100