Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай район үзәк китапханәсендә Әлфия Айдарская белән очрашу булды
Әлфия Айдарская «Сара Садыкова. Ил кызы», «Бибисара моңнары», «Лавой звуков плотины прорвав», «Балет — любовь моя: Записки балерины», «Память сердца» һәм башка күп кенә китаплар авторы.
(Азнакай, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Гүзәл Корбанова). Азнакай район үзәк китапханәсендә ТАССРның атказанган артисты, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская белән җылы очрашу булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул үзенең әти-әнисе — күренекле татар композиторы Сара Садыкова һәм Газиз Айдарскийларның иҗатын бүгенге көндә дә армый-талмый пропагандалый.
Әлфия Айдарская «Сара Садыкова. Ил кызы», «Бибисара моңнары», «Лавой звуков плотины прорвав», «Балет — любовь моя: Записки балерины», «Память сердца» һәм башка күп кенә китаплар авторы. Китапханә фондына да ул үзенең өр-яңа китапларын бүләк итте.
Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Калимуллина, язучылар, китапханәчеләр катнашты. Әлеге очрашу һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды», — диде район үзәк китапханәсе директоры Зөлфия Исламова,.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз