news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды

Уеннарда Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Татар Суыксуы авылында Айнур Ирек улы Бикмөхәммәтов призына волейбол ярышлары үзды.

Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды. Уеннарда Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татар Суыксуы авылында Айнур Ирек улы Бикмөхәммәтов призына волейбол ярышлары үзды.

Биредә 8 команда катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова сәламләде.

Нәтиҗәдә Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Икенче урынны — Актаныш, өченчене Актанышбаш командасы алды. 


news_right_1
news_right_2
news_bot