news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә никахлашу яшен үзгәртергә телиләр

Балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау планлаштырыла.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Юстиция министрлыгы никахлашу яшен үзгәртергә тели. Бу хакта 2020 елда Россия Хөкүмәтенең закон чыгару эшчәнлеге планында әйтелә.

Моннан тыш, Гаилә кодексының 13 маддәсенә һәм «Граждан хәле актлары турында» Федераль законның 26 маддәсенә кертергә планлаштырылган үзгәрешләр «балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау»ны үз эченә алачак.

Әлеге закон проекты 2020 елның декабрендә Хөкүмәткә тәкъдим ителергә һәм 2021 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелергә тиеш.

«Российская газета» сораштырган экспертлар фаразлавынча, әзерләнә торган документта сүз никахлашуның яшь чиген киметү һәм балигъ булмаганнарга өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкинлек бирүче сәбәпләрнең исемлеген федераль дәрәҗәдә билгеләү турында барачак.

Хәзерге вакытта 16 яшькә кадәр гаилә корырга мөмкин булган тәртип һәм шартлар федерация субъектлары тарафыннан билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100