news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Раштуа төнендә шәһәр пассажир транспортының эш сәгате озынайтылачак

^Раштуа төнендә шәһәр пассажир транспортының эш сәгате озынайтылачак

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 6нчы гыйнвардан 7 нче гыйнварга каршы төндә республика башкаласы православие чиркәүләрендә гыйбадәт кылу вакытында шәһәр транспортының эш сәгате озынайтылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына шәһәр хакимияте башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы мәгълүматлары буенча, 6 гыйнварда 23 сәгатькә кадәр 4, 51, 261, 42, 58, 18, 57, 9, 26 (барлыгы 28 транспорт) автобус маршрутлары, 1, 4, 10, 12 (барлыгы 10) – троллейбус, 5, 9, 12, 20, 21 (барлыгы 10) –трамвай йөриячәк.

7 гыйнварда 1.30 сәгатькә бәйрәм гыйбадәтеннән соң шәһәрлеләрне өйләренә тарату өчен “Үзәк стадион” тукталышында 51, 261, 58, 42, 18, 57, 26 (һәрберсе икешәр) маршрут автобуслары, шулай ук 5 һәм 12 (берәр) троллейбус маршрутлары көтеп торачак.

Моннан тыш, Раштуа төнендә сәгать 3кә кадәр 15, 103, 107, 110, 112, 115, 116, 117, 123, 124, 127, 138, 141, 147, 170 маршрутларында шәхси йөртүчеләр автобуслары йөреп торачак.

Гомумән алганда, Раштуа төнендә республика башкаласында яшәүчеләргә 70тән артык автобус һәм троллейбус хезмәт күрсәтәчәк. Казанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсенең 6-10гыйнварга мәгълүматлары буенча шәһәрнең пассажир транспортының эш сәгатьләре ял көне графигы буенча оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot