Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Әлмәттә балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
^Әлмәттә балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Марат Бәдретдинов). Бүген Әлмәттә Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә шәһәрнең гомум белем бирү мәктәпләрендә укучы талантлы балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасында Әлмәтнең талантлы һәм иҗади фикер йөртүче укучылары катнашты. Балаларны Яңа ел белән Әлмәт муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов котлады һәм укуларында уңышлар теләде.
“Ел саен талантлы балаларның артуы шатландыра, алар – безнең горурлыгыбыз һәм өметебез”, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге хезмәткәрләре укучылар өчен бәйрәм концерты оештырган. 1 гыйнварда үзәктә ятим балалар һәм инвалидлар өчен бәйрәм кичәләре үткәрелде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз