news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда прививканы кичектерү буенча кәгазь медицина күрсәтмәсе гамәлдән чыгарыла

Аларны QR-кодлы электрон документ формасында булачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 20 декабрьдән соң Covid-19 коронавируска каршы вакцинациядән кәгазь медицина күрсәтмәсен кулланудан туктаячаклар.

«Тикшерү вакытында медицина күрсәтмәләренең гамәлдәге вакыты күрсәтелмәү, табибның шәхси печате булмау сәбәпле, шик тудыра, ә кайберләрен бөтенләй укый торган түгел», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәт Йортында традицинон республика киңәшмәсендә.

«Шул сәбәпле, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән 20 декабрьгә кадәр медицина күрсәтмәләре республика QR-коды бирелеп электрон рәвешкә китерү турында килешенде», — диде ул.

«Оешмалар җитәкчеләренә бу мәгълүматны хезмәткәрләренә җиткерүне, ковидтан прививканы кичектерү буенча кәгазь медицина күрсәтмәсе булганнарны яшәү урыны буенча поликлиникага җибәрүне сорыйм», — диде Марина Патяшина.

«20 декабрьдән тикшерү вакытында QR-кодлы медицина күрсәтмәләрен генә исәпкә алачакбыз», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100