Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим районының Әлмәт авылында һәр кешедән 4800 сум үзара салым җыярга җыеналар
Җыелган акчага су проблемасын хәл итәргә планлаштыралар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Мөслим, 4 декабрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ», Лилия Шәймиева). Мөслим районының Әмәкәй авылында үзара салым җыюга халык зур җаваплылык белән карый. Узган ел Әмәкәй авыл җирлегенә керүче ике авылда да һәр кешедән 700 сум үзара салым җыйганнар. Быелгы җыенда Әлмәт авылында һәр кешедән 4800 сум акча җыярга булганнар, ә Әмәкәй авылында үзара салым акчасын 1 мең сумнан җыярга сөйләшкәннәр.
Дәүләт халыктан җыелган акчаны дүрт тапкырга арттырып кайтарган. Бер миллион 236 мең сум акчага Әмәкәй авылының иске чүплегенә күптән көтелгән рекультивация ясалган. Сабантуй мәйданында 300 метр арада баганалар утыртылып, электр линиясе сузылган.
«Төзелеш материалларына бәя көн саен арта. Акчаны максатчан файдалану нияте белән, Әмәкәй зиратын әйләндереп алу өчен 300 метр арага тимер штакетникларны алдан алып куйдык. Су башнясын әйләндереп алу өчен профильләр, баганалыклар да кайтардык. Материалларның әзер булуы мөһим. Эшләрне җәй көне төгәлләрбез, дип уйлыйм», — ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнар Шакирянова.
Әлмәт авылында су проблемасы, күпләр уйлаганча, сусызлыкка бәйле түгел. Коры җәйдә дә халык суга интекмәгән. Тик су тәмсез, эчәрлек түгел. Тикшерүләрдән күренгәнчә, суның составында тимер дүрт мәртәбә артык.
Әлмәт авылында бүген 43 кеше гомер кичерә. 43 кеше дә 4800 сум тапшырган очракта 206 мең 500 сум акча җыелырга тиеш. Бу акча су проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге сумманың 161 мең сумын җыярга да өлгергәннәр.
Әмәкәй авылында үзара салым акчасын халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында кулланыла. Үзара салым хисабына Әмәкәй һәм Әлмәт авылларына янгын гидрантлары, краннар, кирәге чыкса дип, ике су насосы да алып куйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз