news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимов музеена язучының яңа 10 томлык җыентыгы тапшырылды

Хәзерге вакытта Казанда Г.Ибраһимовның 15 томлык әсәрләр җыелмасы нәшер ителә.

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимов музеена язучының яңа 10 томлык җыентыгы тапшырылды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 3-4 декабрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанда эш сәфәрендә. Бүген делегация Авыргазы районы Солтанморат авылында танылган язучы Галимҗан Ибраһимов музеенда булды.

Биредә Галимҗан Ибраһимовның кулъязмалары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Кунакларны күренекле язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Казанда Г. Ибраһимовның 15 томлык әсәрләр җыелмасы нәшер ителә, ә 10 том чыкты. Шулай ук «Җыен» фонды язучының 2 томлыгын чыгарды. Васил Шәйхразиев бу китапларны музейга тапшырды.

Белешмә өчен: Г.Ибраһимов музее 1967 елда язучының 80 еллыгына туган авылында Солтанморатов урта мәктәбе бинасында ачыла. Язучының 100 еллык юбилеена йорт-музей ачылды. Музейны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗибә Хәйруллина һәм мәктәп рәссамы Галимҗан Галиәскәров оештырган.

Башта музейның үз бинасы юк иде. 1987 елда язучының 100 еллыгына авыл үзәгендә бина төзиләр. 1997 елда музейның даими бинасы барлыкка килә. Г.Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга Зөлфәт Басыйров язучының бюстын ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100