news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы җитәкчеләрен халык алдында чыгыш ясарга өйрәттеләр

Сөйләм теленә төшендерүче педагоглар җитәкчеләр белән актерлык осталыгы, сүз белән хәрәкәт итү буенча тренинглар да үткәрәчәк.

Актаныш районы җитәкчеләрен халык алдында чыгыш ясарга өйрәттеләр
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 4 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре районнарга чыгып «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате» дип аталган татарча мастер-класслар оештыра башлады. Бүген мастер-класс 39нчы районда — Актаныш районында узды. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчелеге, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнашты.

Чыгыш ясаучы материалны белергә, ләкин фикерне тыңлаучыларга аңлата алмаска мөмкин. Чыгыш ясауның үзенең законнары бар, ул– зур сәнгать, аңа әзерләнергә кирәк. Бүгенге сөйләмгә өйрәтүнең максаты- җитәкчеләрне текст язарга, чыгыш ясарга өйрәтү, сөйләмдә булган кимчелекләрдән котылу юлларын күрсәтү. 

Сөйләм теленә төшендерүче педагоглар җитәкчеләр белән актерлык осталыгы, сүз белән хәрәкәт итү буенча тренинглар да үткәрәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100