Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Википедиягә татарча уңышлы язма җибәрүчеләр акчалата бүләкләнәчәк
«Минем Татарстан» вики-мәкаләләр бәйгесенең приз фонды 200 мең сум.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Википедиягә татарча уңышлы язмалар җибәрүчеләр акчалата бүләкләнәчәк. Бу хакта бәйгене оештыручы — тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фәткуллин сөйләде.
«Минем Татарстан» вики-мәкаләләр марафонына Татарстан белән бәйле уникаль, моңарчы язылмаган темаларга материаллар кабул ителә. Гомуми приз фонды 200 мең сум», — диде ул.
Фәрһад Фәткуллин әйтүенчә, катнашучының кимендә дүрт материал тапшыруы шарт. Белешмә энциклопедик стильдә булырга тиеш.
Бәйгегә хезмәтләр 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 15 февральгә ясалыр дип көтелә.
Жюрида Фәрһад Фәткуллин үзе һәм Википедияне үстерү белән шөгыльләнүче кешеләр булачак. Алар кертелгән материалларның таләпләргә туры килүен, күләмен тикшерәчәк. Орфографик хаталар исәпкә алынмый. Марафонда хәтта мәктәп укучылары да катнаша ала.
Проектны ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Викимедиа.РУ оештыра. Бәйгенең рәсми бите – w.wiki/pBm
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз