420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанлыларны «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте үткәрә торган Россия Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тестында катнашырга чакыралар. Чара 12 декабрьдә узачак, дип яза оештыручылар.
Тест акциянең рәсми мәйданчыкларында һәм «Гражданин» платформасында онлайн-форматта узачак. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша алачак.
«12 декабрьдә www.гражданин.дети сайтында Россия гражданнарының төп хокукый документы буенча белемнәрегезне тикшерегез», — дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар.