Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда TikTok сервисын коррупциягә каршы көрәштә кулланырга тәкъдим иттеләр
Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан Президенты Аппаратында TikTok сервисын коррупциягә каршы көрәштә кулланырга тәкъдим иттеләр. Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шундый тәкъдим җиткерелде.
Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган.
«Конкурсларга килгән эшләр арасында видеороликлар, аппликацияләр, рәсемнәр һәм плакатлар бар. Күргәнебезчә, балалар үз эшенә креатив якын килгән һәм коррупциягә каршы сәнгать шедеврлары тудыра алган», — дип шәрехләде конкурсларның нәтиҗәләрен Татарстан Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе баш киңәшчесе Александр Лохотской.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты. «Балалар укытучылары йөкләгән әлеге бурычны үтәгәндә ни дәрәҗәдә мөһим юнәлештә эшләвен үзләре аңлап та бетермәгәндер, мөгаен. Алар коррупция очракларының кимүе һәм нәтиҗәдә аның тулысынча җиңелүе никадәр мөһим икәнен акрынлап аңнарына сеңдерә башлый», — диде ул.
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев үз чыгышында бәйгедә катнашучыларның эшләре зур кызыксыну уятуын искәртте. Ул шулай ук коррупциягә каршы көрәшү өчен яңа технологияләрне кулланырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз