Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрһад Фәткуллин: Татарстанда да вики-клублар булсын иде
Ул Башкортстанның татар телле википедиядә эшләү активлыгын билгеләп узды.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Википедияче Фәрһад Фәткуллин Татарстанда да вики-клублар булсын иде дигән теләктә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Бүген Татарстан мәкаләләр саны буенча 314 телдәге википедия арасында 41нче урында. Төп темаларга материаллар күләме, тирәнлеге, сыйфаты буенча 85нче урында.
«Башкортлар алдарак. Ялгышмасам, алар 40нчы урында. Аларның вики-әбиләре яхшы эшләгән. Башкорт телен яхшы беләләр, актив группалары аларны өйрәткән, алар яза да яза. Татар телендә дә мәкаләләр язып, актив катнашалар. Алар арасында язучылар, укытучылар, депутатлар, шагыйрьләр бар. Авылда яшәп, эшләүче хатын-кызларның Вики-клубы бар, Татарстанда да Вики-клуб булсын», — ди Фәрһад Фәткуллин.
Ул «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә татар телле википедия номинациясендә эләккән биш бүләкнең өчесе Башкортстанга киткәнен искәртте. «Әрмәнстанда да балалар Вики-клубларда калалар, призлы бәйгеләрдә катнашалар. Бездә дә шулай булсын», — диде.
Аның фикеренчә, Татарстанның арттарак калуы пропаганда булмау белән бәйле. «Мин үзем 2016 елда „Сәләт“ Вики-мәктәбен булдырдым, бер ел өйрәттем. Аннары клуб булдыруны яшьләр кулына тапшырдым. Аларны кызыксындырырга кирәк», — дип белдерде.
Фәрһад Фәткуллин Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган проект турында әйтте. «Тәҗрибәле кулланучыларны чакырабыз. Анда таләпләр катгыйрак, бер мәкалә өчен өч мең сум тирәсе акчалата бүләк бирелә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз