news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында кунак булган дөяләрне бөтен авыл белән озаттылар

Чаллы янындагы авылда алар өчен махсус вольер төзеткәннәр.

Чирмешән районында кунак булган дөяләрне бөтен авыл белән озаттылар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 4 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Сентябрь аенда Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылына дөяләр алып кайткан иделәр. Бераз бездә яшәгән «цирк артистларын» узган атнада Чаллыга озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дөяләрне Иске Үтәмештән Рәис абый Фәләхетдиновның Чаллы шәһәрендә яшәүче улы Радик алып кайткан иде. Коронавирус чире белән бәйле, ул җитәкләгән күчмә цирк чикләүләргә дучар булган. Шунлыктан Ада һәм Тутта исемле дөяләрне вакытлыча Иске Үтәмештә сыендырырга туры килә.

Бу атнада әлеге хайваннарны Чаллы янындагы бер авылга алып киттеләр. Анда алар өчен махсус вольер төзеткәннәр. Бу кунакларны безнең халык та яратып өлгергән иде, аларны килеп караучылар шактый булды. Шунлыктан Ада белән Туттаны озатырга авылдашлар, тирә-күршеләр дә җыелган. Хайваннарны яңа урыннарында да үз итсеннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot