news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясе ияләре билгеле

Премия - оешмаларны дәүләт тарафыннан стимуллаштыруның нәтиҗәле инструменты, диде Татарстан Премьер-министры.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясе ияләре билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Казан Экспо» үзәгендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру» XIX халыкара күргәзмәсендә Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 15нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасыннан соң Татарстан Министрлар Кабинеты һәм «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы чаралар планын имзалады.

«Республика конкурсында катнашучыларның өчтән ике өлеше — 250 кешедән азрак хезмәткәре булган оешмалар. Ә тармак буенча сәнәгать предприятиеләре, медицина учреждениеләре, мәгариф өлкәсе оешмалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре актив булды», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Төбәк күләмендәне бәйге 2019 елның 25 гыйнварында башланды. Барлыгы 83 гариза сайлап алынган, шул исәптән Татарстаннан читтән — Самара, Краснодар, Башкортстан һәм башка төбәкләр оешмаларыннан. Татарстан Хөкүмәте премияләрен Балалар республика клиник хастаханәсе, Татпромхолдинг, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына һәм башка оешмаларга тапшырдылар.

«Сыйфат өлкәсендә премия оешмаларны дәүләт тарафыннан стимуллаштыруның, җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле чарасы булып тора», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Шулай ук ул Заманча икътисади шартларда көндәшлеккә сәләтле булу өчен, базардагы үзгәрешләргә оператив төстә җавап бирергә, яңа инновацион алымнар кулланырга, идарә процессларын, продукцияне һәм хезмәт күрсәтүләрне базарга чыгару стратегиясен камилләштерергә кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, 2019 елда Татарстан Хөкүмәт премиясе лауреатлары саны буенча лидер булды. Республиканың өч оешмасы әлеге конкурста җиңүче булды. Алар — «КАМАЗ» ГАҖ, Яшел Үзәннең «Горький исемендәге заводы» АҖ һәм «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәге.«Бик мөһим документ, «Россия сыйфат системасы» оешмасы белән Татарстан Хөкүмәте хезмәттәшлеге буенча якындагы берничә елга юл картасы имзаланды», — диде «Россия сыйфат системасы» оешмасы башлыгы Максим Протасов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100