news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Пенсия фонды 85 яшьтән узган пенсионерларның шәхесләрен тикшерәчәк

Россия Пенсия фонды мәрхүм пенсионер туганы өчен гаилә әгъзаларының законсыз рәвештә акча алу очракларын ачыклаган.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Россия Пенсия фонды үлгән пенсионер туганы өчен гаилә әгъзалары тарафыннан законсыз пенсия бирү очракларын булдырмау максатыннан 85 яшьтән узган барлык пенсия алучыларны тикшерәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Фонд хезмәткәрләре үзләре әлеге категория гражданнарның өйләренә йөри һәм аларга шәхесне раслау өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итү таләп ителми. Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаган очракта, почта тартмасында адресатка белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдыра», — диде Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина

Декабрь дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм артык пенсия түләүне булдырмау максаты белән пенсионерлар яши торган йортларны шәхсән үзләре йөреп чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100