news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр

Торак пунктта эпидемиологик вазгыять бозылу күзәтелсә искәрмә булачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Бу яңалык Роспотребнадзор инициативасы белән кертелде. Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик вазгыять бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.

Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак дип саный.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100