news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Начар күрүчеләр өчен татар халкының милли киемнәре турында китап чыгардылар

Китап күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы татарларының традицион киеме белән үтемле форматта таныштыра.

Начар күрүчеләр өчен татар халкының милли киемнәре турында китап чыгардылар
Республиканской библиотеки для слепых и слабовидящих

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең нәшрият комплексында Брайль шрифтында «Татар халык киемнәре» китабы дөнья күрде. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап «Татарстан 3D форматында бармак очларында» проекты кысаларында дөнья күрде.

Халык киеме - милли киемнәрнең иң ачык һәм үзенчәлекле билгесе. Татар киеменең күп гасырлык тарихы, ачык сәнгать теле, халыкның эстетик идеалларын чагылдыручы кабатланмас стиле бар.

Китап күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы татарларының традицион киеме белән үтемле форматта таныштыра.

Басма белгечләр өчен дә, киң даирә укучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Моннан тыш, үзешчән сәнгать коллективлары һәм анда катнашучылар басманы сәхнә киемнәре сайлау һәм әзерләүдә гамәли кулланма буларак куллана алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100