news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» агросәнәгать паркы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен акция уздыра

1-31 декабрь көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен акция узачак.

 «Казан» агросәнәгать паркы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен акция уздыра

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» агросәнәгать паркы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур акция уздыра. Декабрь ае дәвамында сәүдә мәйданы арендасы нибары 1 сум булачак. Шулай ук ветеринария контроле дә бушлай уздырылачак.

«Әлеге маркетинг чарасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, сатып алучылар өчен дә кирәк. Ул комплекста республикада җитештерелгән продукциянең ассортиментын арттыруга һәм Казан халкы өчен яңа фермерларның исемен ачуга юнәлгән. Яңа ел алды көннәрендә базарда азык-төлек мулдан була. Әмма икътисади һәм логистик чыгымнар аркасында, еш кына авыл хуҗалыгы продукциясен үстерүчеләр һәм эшкәртүчеләр үз товарларын тәкъдим итә алмый. Бу аеруча республиканың ерак районнарына кагыла. Быел, декабрьдә без аренда түләвен алудан баш тартырга булдык һәм республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сату базарын киңәйтү мөмкинлеген бирдек», — дип аңлатты акциянең асылын «Казан «Агросәнәгать паркы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Олег Власов.

Акция шартлары буенча, комплекска хәзерге вакытта «Казан» Агросәнәгать паркында эшчәнлек алып бармаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә чакырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта, ләкин комплексның мөмкинлекләре аркасында урыннар саны чикләнгән.

«Әгәр бу акциягә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан ихтыяҗ һәм сатып алучылардан уңай җавап булса, үзебез ягыннан зур икътисади чыгымнарга да карамастан, без Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә, шулай ук акцияләр һәм ташламалар ярдәмендә мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзер», — дип тәмамлады Олег Власов.

Акция шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100