news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Әлеге пункт -районда үзебезнең Татарстанда - Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП.

(Кайбыч, 4 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина) Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт -районда үзебезнең Татарстанда - Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП. Яңа пункт янына районыннан җитәкчеләр килгәнче үк халык җыелган иде инде. Модульле фельдшер-акушерлык пунктының урыны очраклы рәвештә генә биредә сайланмаган. Ул совет заманнарында ук төзелгән, инде күптән сүтелгән һәм шунда озак еллар буена фельдшер-акушер буган Дилбәр апа Нигъмәтуллина эшләгән элеккеге урында барлыкка килгән. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге модульле ФАПның республика программасы буенча төзелүенә басым ясады һәм моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуыбызны белдерде.

-Бүген авылда зур вакыйга. Без райондагы һәрбер объектны әнә шулай бәйрәмчә, бөтен авыл халкы катнашында тантаналы төстә ачабыз. Кыска гына вакыт эчендә менә нинди матур бина калкып чыкты, ул авылга ямь биреп тора, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Авыл халкы сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләре дә булган әлеге фельдшер-акушерлык пункты сезгә озак еллар дәвамында хезмәт итсен иде.

Баш врач әйтүенчә, пунктның дарулар сатырга рөхсәт бирүче лицензиясе дә булачак. Монда авырып түгел, күбрәк профилактика максатында гына килергә язсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, ул – иң зур байлык. Башкарасы эшләребез дә күп әле. Авыл клубы ремонт көтә. Юллар салынып бетте дип саныйбыз, каядыр чокырлы урыннар булса, аларны да тигезләрбез, плотина төзергә җыенабыз. Икенче елда да дәвам итүче программалар нигезендә, районыбыз авыллары 90 процент юллы булачак. Юл - ул бик мөһим мәсьәлә. Алга таба да бергә-бергә шулай матур яшәргә язсын.

Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина үз чыгышында җитәкчеләргә, төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. -Бүгенге көндә бу авылда 426 кеше яши, шуның 93е – 17 яшькә кадәрге балалар. Кызганычка каршы, бер яшькә кадәрге бер генә бала исәпләнә. Авылда шундый биналар төзелгәч, балалар саны да артыр дип ышансы килә.Уңай тормыш өчен җирлектә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Фирдәүсә Әбүзәрова Хөкүмәтебезгә рәхмәтен белдерде. Инде утыз биш елга якын биредә халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Люзия Сафина да бу пунктта эшләү, халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын әйтте.

-Без бу көнне көтеп алдык. Моңа кадәр авыл клубында урнашкан иде пунктыбыз. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар да бар, санузел да эшли. Сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, ана һәм бала сәламәтлеген кайгырту өчен дә шартлар тудырылган,- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100