«Татар-информ» МА – ТРда экстремизмга каршы проблематика буенча конкурста җиңүче

Конкурска ТРның 23 ММЧнан 357 эш тәкъдим ителгән

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). “Татар-информ” МА экстремизмга каршы проблематика буенча иң яхшы журналистика эшләре конкурсының “Интернет-ММЧда ТРда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, аларга каршы көрәш темаларын яктырту буенча иң яхшы басма” номинациясендә I урын яулады.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узды.
Тантанада конкурс комиссиясе әгъзалары: Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре ярдәмчесе Михаил Блинов һәм КФУ Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин катнашты.
Билгеләп үтик, әлеге конкурс агентлык тарафыннан 2 нче ел уздырыла.
“2013 нче елда журналистлар конкурсына ТРның 23 ММЧнан 357 эш тәкъдим ителгән. Бу басмаларның бер өлеше генә. 9 айда ММЧ якынча 2 мең материал бастырган. Безнең көннәрдә әлеге теманың актуаль булуы һәм журналистларның җилкәсенә җәмгыятьнең толерантлык һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония урнаштыру кебек актуаль төшенчәләрне кабул итүе өчен җаваплылык төшкәнлеген аңлау куандыра”, - дип билгеләде сәламләү сүзендә Ирек Миңнәхмәтов.
Соңыннан ул конкурста җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде. “ТРда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, аларга каршы көрәш темаларын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (телетапшыру)” номинациясендә “Казан” телерадиокомпаниясе коллективы җиңде. “ТРда милләтара һәмконфессияара тынычлык һәм аңлашу темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (телетапшыру)” номинациясендә I урын “Казан” телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Полина Кастрицкаяга бирелде.
Нурия Беломоина сүзләренчә, район радиожурналистлары теманы ачуга креатив рәвештә якын килгән, төрле тикшерү алымнарын, тапкырлыкны кулланган.
“ТРда милләтара һәмконфессияара тынычлык һәм аңлашу темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә I урынны “Татарстан” ДТРК радиотапшырулар мөхәррире Нәсим Акмалов алды.
Басма ММЧдагы иң яхшы журналистика материаллары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне Васил Гарифуллин бүләкләде.
“Әлеге конкурста җиңү өчен генә түгел, ә даими рәвештә әлеге тема өстендә эшли торган басмаларның җиңүче булуы куандыра. Киләчәктә дә әлеге теманы актив рәвештә яктыртырга чакырам”, - дип билгеләде В.Гарифуллин.
“Басма ММЧда ТРда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, аларга каршы көрәш темаларын яктырту буенча иң яхшы материал” номинациясендә I урынны “Шәһри Казан” газетасы коллективы алды. “Басма ММЧда ТРда милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм аңлашу темасын яктырту буенча иң яхшы материал” номинациясендә I урын “Маяк” газетасы коллективына бирелде.
Интернет-ММЧ номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләгәндә, Михаил Блинов билгеләп үткәнчә, ведомство Интернетта террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшне пропагандалауга зур әһәмият бирә, чөнки яшьләр Бөтендөнья челтәренә ешрак мөрәҗәгать итә.
“Интернет-ММЧда ТРда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, аларга каршы көрәш темаларын яктырту буенча иң яхшы материал” номинациясендә I урын “Татар-информ” МА коллективына бирелде.
“Интернет-ММЧда ТРда милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм аңлашу темасын яктырту буенча иң яхшы материал” номинациясендә “Интертат.ру” электрон гзетасы редакциясе җиңде.
Исегезгә төшерик: “Татар-информ” МА хәбәрчесе Люция Камалова “Россия журналистлары террорга каршы” террорчылыкка каршы юнәлештәге иң яхшы журналистика материалына Бөтенроссия конкурсының “Террорчылык – исламга һәм дөньяның башка диннәренә афәт” номинациясендә I урын алды.