Көзге чакырылышта Чирмешән районыннан 32 егет хәрби хезмәткә алынган

Районнан соңгы төркем 14 декабрьдә юлга кузгалырга тиеш

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Көзге чакырылышта Чирмешән районыннан 32 егет хәрби хезмәткә алынган. Шуларның 10сы 3 декабрьдә генә юлга кузгалган.
10 декабрьдә китүче өч районлы Воронежда хезмәт итәчәк. Районнан соңгы төркем 14 декабрьдә юлга кузгалырга тиеш, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.