Татар-информ” МА – экстремизмга каршы көрәш проблемасын яктырткан иң яхшы журналист эшләре бәйгесе җиңүчеләре арасында

Бүген республика бәйгесенә йомгак ясалды

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Экстремизмга каршы көрәш проблемасын яктырткан иң яхшы журналист эшләренә игълан ителгән республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бүген аларны бүләкләү тантанасы “Татмедиа” агентлыгының Декаристлар урамы, 2 адресы буенча ураншкан яңа брифинг-залында үтте.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы тарафыннан игълан ителгән быелгы конкурска республика әһәмиятендәге, шәһәр-район күләмендәге ММЧ редакцияләре һәм аерым авторлардан 300 дән артык эш алынган булган. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкләгән конкурс комиссиясе шулар арасыннан иң лаеклыларны сайлап алган.
Жюри рәисе барлык җиңүчеләрне котлап, мондый бәйгеләрнең бер яктан журналистларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыруын билгеләп үтте. Икенче яктан, аларның теге яки бу актуаль проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү ягыннан әһәмиятен искәртте. Римма Ратникова теманың гаять катлаулы булуын танып, җиңүчеләрнең лаеклы эшләр тәкъдим итүләренә басым ясады. Шулай да, аның фикеренчә, лаеклы, сыйфатлы эшләр тагын да күбрәк булырга тиеш. “Журналистлар өчен ТР Иҗтимагый палатасы экстремизмга каршы көрәш темасы буенча күп чаралар оештырып килә. Тик әлегә бу өлкәдә журналистларда белем, теләк, сәләт, мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге җитеп бетмәве күренә. 19 июльдә Татарстанда Ислам дине әһелләренә карата кыланган террорлык гамәлләреннән соң, халыкның бу проблемага игътибарын арттыру өчен, журналистлар корпусына проблеманы үз чаралары белән яктыруга зур өметләр багланган иде. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең күбесендә бу сизелмәде”, - дип искәртеп узды ул. Римма Ратникова киләсе бәйгеләргә тирән анализлы эшләр күбрәк тәкъдим ителсен иде, дигән теләктә калды.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов исә журналистларның мондый темалар буенча белемнәрен күтәрү өчен, Хөкүмәт тарафыннан укыту программаларын булдыру кирәк, дип саный.
Быелгы бәйгедә “Интернет ММЧда ТРда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, аңа каршы тору темасына иң яхшы язма” номинациясендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы икенче урынга лаек булды. Гомумән, бәйгегә алынган эшләр барлыгы 7 номинациядә бәяләнгән. Җиңүчеләр арасында “Интертат” электрон газетасы, “Казан” телерадиокомпаниясе, “Татарстан” радиосы, “Шәһри Казан” газетасы һ.б. редакцияләре һәм журналистлары бар. Иң күп бүләк – Мамадышның “Нократ” (“Вятка”) информпечать” агентлыгы вәкилләре. Алар 3 номинациядә билгеләп үтелде. “Нократ”лылар үзләре бу җиңүне көтелмәгән сөенеч буларак кабул иткән. Жюри рәисе Римма Ратникова алар тәкъдим иткән кайбер сюжетларны район, республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль каналлардан да күрсәтерлек, дигән фикердә.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.