Лидия Григорьева: “Бер-береңнең динен хөрмәт итеп яшәү өчен, гади хөрмәт кенә җитми, ә шул диннең нигезләренә дә төшенергә кирәк”

Бүген “Бохараев укулары”нда кунакта Равил Бохараевның хатыны һәм фикердәше, танылган шагыйрә Лидия Григорьева булды

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Бохараев укулары” циклыннан чираттагы видеоконференция үтте. Бу юлы студия кунагы танылган әдип, галим, публицист, тәрҗемәче Равил Бохараевның хатыны һәм фикердәше, танылган шагыйрә Лидия Григорьева булды. Бүген Лондонда гомер кичерүче Лидия Николаевнаның Казанга кайту сәбәпләренең берсе нәкъ менә “Бохараев укулары”нда катнашу иде. Бүгенге очрашу “Бер гаиләдә ике дин” дигән темага багышланды.
Равил Бохараев белән Лидия Григорьева шактый гына эзләнүләрдән соң дингә килгән кешеләр. Берсе – Ислам дине, икенчесе - христиан дине тарафдары. Ләкин икесе ике диндә булсалар да, бу аларга 40 елга якын тату гаилә, фикердәшләр булып яшәргә комачаулык итми. Лидия Николаевна бүгенге очрашуда моның серләрен ачты.
Казанда туып үскән Равил белән Украина кызы Лидияне Казан таныштыра. “1969 елда Казан университеты вестибюлендә Борис Пастернак кичәсен көткәндә таныштык. Шунда кичәнең тыелуын, узмаячагын хәбәр иттеләр. Публиканың бер өлеше канәгатьсезлек белдереп кайтып китте. Ә студентларның каләм тибрәткән өлеше үзара аралашып биредә калды. Шул вакытта миңа тормышны яратуы йөзенә чыккан яшь шагыйрь Равил Бохараевны тәкъдим иттеләр”, - дип искә ала Григорьева. Беренче очрашу ике якта да әллә-ни тәэсирләр калдырмый. Бохараевның оптимистик шигырьләре кыз күңеленә юл яра алмый, ят була ул чакта. Кыз бу вакытта зур тетрәнүләр аша узган була. 7 яшь булганда поляр летчик булган әтисе самолетында янып үлә. “Ә Равилнең оптимизм өчен бөтен шартлары, яхшы, зыялы әти-әнисе, терәге бар иде ул вакытта. Шуңа без икебез ике полюста идек. Хәзер мин үзем дә аңлыйм, яшьлек ул оптимизм белән бәйле булырга тиеш”, -ди студия кунагы. Аларның әдәби аралашулары шулай да дәвам итә. Ә чын-чынлап якыннан алар Мәскәүдә аралаша башлый. “Равилнең иҗаты инде башка дәрәҗәгә чыккан иде. Күңелемә якын булган тарихи трагизм барлыкка килгән иде аның шигырьләрендә. Ул гомуми рәттән тарихны трагик тоемлавы белән аерылып тора иде. Ничек инде шундый шигырьләр язган кешегә кияүгә чыкмыйсың?” –ди ул.
Ике аю бер өндә, ике шагыйрь бер гаилә булып яши алмый дисәләр дә, Бохараев белән Григорьева үз мисалларында бу фикернең бөтенләй киресен раслый. “Бер-беребезнең иҗатын һәрвакыт хөрмәт итеп яшәдек, бер-беребезнең шигырьләрен яттан белә идек. Безнең гаилә үзенә күрә әдәби бренд иде”, - ди Лидия Николаевна.
Иҗатта, тормышта бер-берсен аңлаган килеш иңгә-иң барган кебек, дингә дә алар 1990 еллар башында зур эзләнүләр аша параллель юллар белән килә. Бу вакытта инде алар бик күп диннәрне өйрәнгән була. Әти-әнисенә 14 яшьлек уллары Василийның Ходай юлын сайлавы этәргеч бирә. Өстәвенә, Лидия Григорьеваның әнисе диндар кеше була. Равил Бохараев та беренче догаларны әбисенән ишетеп үсә. Равил Бохараев һәрвакыт, Аллаһ үзе белән очрашуга чыккан кешенең генә каршысына килә, дип кабатларга яраткан. Бохараев тәүге тапкыр намазга 1990 елда Германия мәчетендә төрекләр белән баса. Алга таба Бохараев-Григорьева гаиләсе кайда гына булмасын, берсе храмга, икенчесе мәчеткә йөри. Бу алар өчен гап-гади әйбер була. “Без гаиләдә дүрт кеше – Равил, мин, улыбыз һәм минем әни яшәдек. Беркөнне Равил намазлык күтәреп кайтты һәм намаз укыячагын җиткерде. Ул догалар укып чыкканнан соң әнием, Равил намаз укыгач, бүлмәнең һавасы сафланып китте, диде. Үзе дә диндар кеше буларак, әнием башка дин вәкилләрен бик хөрмәт итә иде. Шуннан бирле безнең өйгә дуңгыз итенең кергәне булмады. Бу гади юл кую, буйсыну адымы түгел, ә Аллаһка таба ясалган адым иде”, -дип ассызыклады Лидия Николаевна. Аның ассызыклавынча, бер-береңнең динен хөрмәт итеп яшәү өчен, гади хөрмәт кенә җитми, ә шул диннең нигезләренә дә төшенергә кирәк.