news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томан төшү сәбәпле, Казан аэропортында берничә рейсны кичектергәннәр

Табло мәгълүматлары буенча, рейслар уртача 1-2 сәгатькә тоткарланган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Казан аэропортында берничә рейсны кичектергәннәр. Бу турыда аэропортның сайтындагы онлайн-таблодан күренә. Агентлыкка билгеле булганча, рейслар тоткарлануга һава шартлары сәбәп булган. Бүген Татарстан башкаласында томан төшкән.

Шулай итеп, 10.05 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, җиде рейс тоткарланган. Аларның икесе — Мәскәү һәм Анталья рейслары самолетлары очкан инде.

Екатеринбург рейсы ярты сәгатькә тоткарланган, ул 10.10 сәгатьтә очарга тиеш. Ташкентка иртәнге рейсны 14.00 сәгатькә кичектергәннәр. Мәскәүгә ике рейсны (10.20 һәм 10.50) 12.10 һәм 13.35 сәгатьләргә күчергәннәр. Самолет Истанбулга бер сәгатькә соңрак очачак, ул 12.15 сәгатьтә һава күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100