news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Таба» беренче яшьләр этнофорумында грант отучылар билгеле булды

Марат Әхмәтов бу форумны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

«Таба» беренче яшьләр этнофорумында грант отучылар билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). 4 ноябрь көнне Милли китапханәдә «Таба» беренче яшьләр этнофорумында милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Иң уңышлы проект ияләре грант отты.

«Таба» яшьләр этнофорумында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектларын тормышка ашырырга теләүчеләр катнашты. Этнофорум 2-5 ноябрь көннәрендә уза. 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә йөз этно-проекттан сайлап алынган унҗидесе акселератор питчинг сессиясендә катнашты. Ягъни үз эшләрен башлап җибәрүчеләрнең, инвесторлар табу максаты белән, проектларын тәкъдим итүләре оештырылды.

Питчинг нәтиҗәсендә грант ияләре ачыкланды. 50 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде. Алар: Ethno sound проекты белән Герман Винокуров һәм Павел Александров, «Традицион халык уеннары» Youtube каналы белән Евгений Шутько һәм «Урам театры „Этно“ спектакле» белән Гөлназ Ханнанова.

Әлеге форумның иң зур бүләгенә ия булганнарның берсе Ethno sound проекты Идел буе халыкларының этник музыкасын туплау белән бәйле. Герман Винокуров һәм Павел Александров экспедиция белән регионнар буенча йөреп материал җыярга теләүләрен әйтте. Алар милли уен кораллары тавышларының ачык архивын булдыруны максат итеп куя һәм әлеге форумда җиңү аларга бу мөмкинлекне бирә.

Кайбер катнашучыларга махсус бүләкләр бирелде. ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбаковадан балалайка сатып алу өчен сертификат белән «Folk pro» иҗади лабораториясе бүләкләнде. «У Ен балаларга» командасы Yummy music лейблыннан сингл чыгарырга сертификат отты һәм әлеге төркемгә Ижевскида «Грифон» арт-үзәгендә концерт оештыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

«Концерттан соң балалар килеп безнең нинди инструментта уйнауларыбыз турында сорыйлар. Шуңа күрә без концерт-лекция оештырырга, анда мари халкының традицион уен кораллары турында сөйләргә булдык. Максатыбыз — Әгерҗе һәм Алабуга районнарында 4 лекция-концерт оештыру, чөнки Татарстанның әлеге районнарында бик күп марилар яши», — диде «У Ен балаларга» проектын тәкъдим итүче.

«Онлайн татар телендә сөйләшү клубы Skytat» проектын тәкъдим иткән Данил Идиятуллин Бөтендөнья татар конгресыннан бүләккә планшет алды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Данил Идиятуллинга «Без сезгә булышырбыз,» — диде. «Проект татар телен өйрәнүчеләр һәм татар телендә сөйләшергә оялучылар өчен», — дип аңлатты Данил Идиятуллин.  

Шулай ук «Таба» этнофорумы быел Халыклар дуслыгы фестивале белән берлектә узды. Бүләкләү тантанасыннан соң Халыклар дуслыгы фестиваленең концерты оештырылды.

«Әлеге форумның Халыклар бердәмлеге көне белән туры килүе бик уңышлы күренеш. Биредә без яшьләрнең бик матур иҗат эшчәнлеге чагылган проектларын күрәбез. Үземә ошый торганнары да бик күп булды, кайберләренә өстәмә ярдәм итәсе килә. Бу форумны һичшиксез дәвам итәргә кирәк», — диде Марат Әхмәтов.



Галерея: «Таба» яшьләр этнофорумы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100