Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың унөч авылында интернет эшли башлаячак
Алар - Ачы, Балчыклы, Болгар, Олы Аты, Борок, Кызыл Яр, Кызыл Чапчак, Колмакчы, Түбән Афанас, Түбән Чаллы, Яңа Минкә, Свердловец, Ташлык авыллары.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Интернет үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың 43 районыннан 755 авыл кергән. Шул исәптән Түбән Кама районының түбәндәге 13 торак пунктына да Интернет үткәреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алар — Ачы, Балчыклы, Болгар, Олы Аты, Борок, Кызыл Яр, Кызыл Чапчак, Колмакчы, Түбән Афанас, Түбән Чаллы, Яңа Минкә, Свердловец, Ташлык авыллары.
Интернет тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон кысаларында башкарыла. Аның буенча йөздән биш йөзгә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз