Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада "Веста" үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча эшлиләр
Дәрестә катнашучылар һөнәр сайлауда җиде адым һәм мөмкин булган хаталар турында да белде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина балигъ булмаган балалар арасында "Һөнәр сайлаганда хаталар" дигән темага дәрес уздырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәресне белгеч мөмкинлекләр турында риваять укудан башлады. Аның эчтәлеге буенча балалар, нинди дә булса сәләткә ия кеше аны мөмкинлек булганда күрсәтергә һәм кулланырга тиеш, дигән нәтиҗә ясады. Аннан соң катнашучылар ике командага бүленеп, һөнәрләр турында кроссворд чиште.
Дәрестә катнашучылар һөнәр сайлауда җиде адым һәм мөмкин булган хаталар турында да белде.
Дәрес "Иң-иңе..." уен күнегүе белән тәмамланды. Дәрестә катнашучыларга һөнәрләрнең гадәти булмаган характеристикасы тәкъдим ителде, балалар чират буенча, әлеге характеристикага туры килә торган һөнәрләрне атады. Катнашучылар һөнәр сайлауның җитди эш булуына тагын бер кат инанды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз