Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы 8 ноябрьдә республикада дәүләт телләрен укыту турында фикер алышачак
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Депутатлар республикада дәүләт телләрен укыту турында фикер алышуы каралган Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылышының 33 нче утырышы дәвамы 8 ноябрьгә билгеләнгән. Утырыш көнен бүген Татарстан парламенты президиумы билгеләде.
Искәртеп үтик, 26 октябрьдә бишенче чакырылыш депутатларының 33 утырышы эшендә тәнәфес игълан ителде. Ул вакытта җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә бу утырышның дәвамына күчерелгән иде. 8 ноябрьдә парламентарийлар сессиягә җыелачак һәм янә тел мәсьәләсе буенча фикер алышачак.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе хәл ителәчәк дип билгеләп үткән иде. “Якын арада депутатлар, Хөкүмәт, Президент, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплы белгечләре белән бу вазгыятькә ачыклык кертү һәм чишелеш табу өчен җыелачакбыз”, - дип вәгъдә итте ул 26 октябрьдә.
“8 ноябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов доклад белән чыгыш ясаячак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз