Рамил Муллин Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп расланды

Соңгы сигез елда Муллин Мөслим муниципаль районын уңышлы җитәкләде.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 4 октябрьдә шәһәр һәм район советларының чираттан тыш сессияләрендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы вазифасына Рамил Муллин кандидатурасын хупларга чакырды.

Алексей Песошин сүзләренчә, киләчәктә Түбән Кама шәһәре һәм районы иминлеге яңа җитәкчегә бәйле булачак. «Алда әйтелгәнчә, Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде», — диде ул.

Песошин искә төшергәнчә, башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидатура түбәнкамалыларга яхшы таныш. 2003 елдан 2006 елга кадәр ул Түбән Кама районында һәм Түбән Камада Дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеге үзәгенең баш табибы вазифасын биләгән, ә аннан соңгы дүрт елда ТР Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булган.

Соңгы сигез елда Муллин Мөслим муниципаль районын уңышлы җитәкләде, һәм бу чорда район барлык тармакларда югары уңышларга иреште. Премьер сүзләренчә, Мөслим районы үзәге төзекләндерү дәрәҗәсе югары булуы буенча республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә танылды.

Депутатлар бертавыштан Премьер-министр тәкъдимен хуплады.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Кама мэры Айдар Метшин Татарстан Түбән Кама һәм Түбән Кама районы мэры вәкаләтләрен туктату турында игълан итте.