news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның тарихи үзәгенә машина белән керүне түләүле ясарга тәкъдим иттеләр

Әлеге яңалыкка Мәскәүдән тыш, Красноярск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләр дә әзер.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Шәһәрләр үсешен өйрәнүче белгечләр — урбанистлар фикеренчә, Россиянең миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләренең тарихи үзәгенә керүне түләүле ясау юллардагы хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Мәскәүдән тыш әлеге яңалыкка Казан, Красноярск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләр дә әзер. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Җан башына туры килгән автомобильләр саны югары булган тарихи шәһәрләрне карарга кирәк. Самара, Краснодар, Екатеринбург һәм Казанда автомобиль хуҗаларының өлеше ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, ә тарихи үзәк машина хәрәкәте күп булган вакытта бөтен агымны үзенә тарта», — диде «Простор» компаниясенең төп аналитигы Анна Савина.

«Чыннан да, бүген шәһәр үзәгенә түләүле кертүгә, мөгаен, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Красноярск өлешчә әзер», — диде урбанист, шәһәр кешеләре белән үзара хезмәттәшлек буенча белгеч Константин Лавров.

Әмма ул шәһәр үзәгенә түләүле керү мәсьәләсе зур шәһәрләрне үстерү буенча комплекслы якын килүнең бер өлеше буларак каралырга тиешлегенә игътибар итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100