news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, Россиядә массакүләм чаралар тыела

Анна Попова илдәге эпидемия вазгыятен бик киеренке дип атады.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус вазгыяте начарлануга бәйле рәвештә, күмәк чаралар гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Массакүләм чаралар бөтен илдә туктатылды. Баш дәүләт санитария табибы карары нигезендә эпидемия процесс тенденциясенә карап кына уздырыла», — дип сөйләде ведомство җитәкчесе Хөкүмәт каршындагы Covid-19га каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында.

Попова илдәге эпидемия вәзгыятен бик киеренке дип атады. Аның сүзләренчә, ковидка каршы кагыйдәләр барлык төбәкләрдә дә кертелгән, әмма бүгенге көндә иң мөһиме әлеге чараларны үтәү. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус йоктыручыларның кискен артуы соңгы тапкыр 2 гыйнварда теркәлгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100