Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим иткәннәр

Һәйкәлне шәһәргә керү юлында, Салават Юлаев урамында урнаштырырга телиләр.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе шәһәрендә Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим итәләр.

Чиләбе өлкәсендәге башкорт оешмалары ассоциациясе рәисе Рауль Әсәтулин сүзләренчә, бу идея белән өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Һәйкәлне шәһәргә керү юлында, Салават Юлаев урамында урнаштыру мәсьәләсе карала, дип яза «Башинформ».