Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда халыкны сыйфатлы торак белән тәэмин итү программасын расладылар
2020 елдан 2025 елга кадәр программаны тормышка ашыруга 93 млн сумнан артык акча тотылачак.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты республика халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү программасын раслады. Бу карар Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.
«Программа 2020-2025 елларда гамәлгә ашырылачак. Программа чараларының күп өлеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы йөкләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру белән бәйле булганга күрә, программаны гамәлгә ашыру этапларын бүлеп бирү каралмаган», - диелгән документта.
Программаны гамәлгә ашыруга 93 млн сумнан артык акча тотылачак. 2025 елга Татарстанда яшәүче бер кешегә торак биналарның гомуми мәйданы 31,4 кв. метрга кадәр артыр, тузган торак өлеше 0,2 процентка кадәр һәм башкалар кимер, дип көтелә.
Документка 3 октябрьдә имза куелды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына карарның үтәлешен контрольдә тоту йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз