Татарстанда Тимер юл кичүләрендә бердәм куркынычсызлык көне уза

Профилактика чаралары һәлакәтләр еш булган урыннарда үткәреләчәк.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). 4 октябрьдә Горький тимер юлы Тимер юл кичүләрендә бердәм куркынычсызлык көне уздыра. Чара ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Оештыручылар автотранспорт йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, белешмәләр таратачак.

Татарстанда профилактик чаралар һәлакәтләр еш булган урыннарда үткәрелә. Аерым алганда, Кукмара станциясенең 930нчы , Биектауның 812нче, Васильево – Яшел Үзәннең 764нче, Зөянең 753нче, Кубна – Куланганың 47нче, Юдино – Лагернаяның 4нче һәм 6нчы, Дәрвишләр бистәсе станциясенең 804нче, Юдиноның һәм Восстание станцияләренең 780нче, 781нче, 782нче чакрым тимер юл кичүләрендә үткәреләчәк.

2016 ел белән чагыштырганда, быел тимер юл кичүләрендә һәлакәтләр саны арткан. Узган ел шушы чорда 17 очрак теркәлгән булса, быел 21 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Пассажир һәм шәһәр яны поездлары катнашындагы юл һәлакәтләре сигез тапкыр арткан.

Горький тимер юлының Казан төбәгендә юл-транспорт һәлакәте белән 7 очрак, шуның 4се Казанда булган. Барлык һәлакәтләрдә автотранспорт йөртүчеләр гаепле дип табылган.

Горький тимер юлының Казан төбәге юл кичүләрендә барлыгы 265 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 254е Татарстан буенча.