Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең «Кызыл китабы» 20 елга беренче тапкыр кабат нәшер ителәчәк
Россиянең «Кызыл китабы» соңгы тапкыр 2001 елда бастырылган булган.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия «Кызыл китабы»ның «Хайваннар» дип аталган томын 20 елга беренче тапкыр кабаттан бастырачаклар.
Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов әлеге китапның соңгы тапкыр 2001 елда нәшер ителүен әйткән. Бу хакта Российская газета хәбәр итә.
«Яңа исемлек расланды. Егерме ел эчендә ситуация үзгәрде. Имезүчеләр төркеменә караган 14 төр, кызганыч, „Кызыл китап“ка кертерлек кенә калды. Алар арасында — косатка, Каспий су эте, ак төлкенең Беринг төре, карабүрекле байбакның Камчатка төре», — дип сөйләде Козлов «Көнчыгыш икътисади форумы»ында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз