news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларын коронавирустан вакцина ясатырга мәҗбүр итмәячәкләр

Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев мәктәп укучыларына беркемнең дә ирексезләп вакцина ясатмаячагын әйтте.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 18 яше тулмаган мәктәп укучыларын COVID-19 вирусына каршы прививка кадатырга мәҗбүр итмәячәкләр.

«Балаларга беркем дә ирексезләп вакцина ясатмаячак», — дип белдергән Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев. «Прививка кадатмаган укучыларны дәрескә кертмәү турында сүз дә була алмый», — дигән ул. Бу хакта "Российская газета" яза. 

«Мәктәп укытучылары һәм педагоглар арасында прививка ясатучыларның проценты шактый югары», — ди министр урынбасары, һәм моның укытучылар җәмгыятендә гражданлык бурычы һәм гражданлык позициясенең югары булуы турында сөйләвен дә билгеләп үтте. Ул коронавирустан вакцина ясатуның дөрес гамәл булуын әйтте. Педагогларның үзләре һәм якыннары өчен генә түгел, үзләре укыткан балалар өчен дә җаваплы булуын искәртте.

«Ләкин бу һәркемнең үз карары, беркем дә беркемне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми», — диде Бугаев.

Яңа уку елында пандемиягә каршы барлык чаралар да көчендә кала. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдерде.

Һәр сыйныфның аерым кабинеты булачак. Моннан тыш, төрле класслар үзара контактта азрак булсын өчен, укучылар ашханәгә расписание буенча йөриячәкләр. «Температурасы булган, тән тиресе кызарган яки чабырган балалар мәктәпкә кермәсен өчен, „иртәнге фильтрлар“ да кала», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100